Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Ленингорск шәһәрендә булды. Мөфти хәзрәтләре район имам-мөхтәсибе белән бергә шәһәрдә төзелүче мәчет белән танышты һәм Ихлас мәчетендә оештырылган ифтар мәҗлесендә катнашты.
Чарага мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Ютазы, Азнакай, Бөгелмә, Баулы имам-мөхтәсибләре, авыл имамнары, район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм мәхәллә халкы килгән иде. Мөфти халыкка Рамазан аена багышланган вәгазь сөйләде, изге ниятләр генә кылып, гөнаһлардан тыелып яшәргә өндәде. Район башлыгына дини-әхлакый өлкәгә зур игътибар бирүе өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк бирде.
Рәгать Галиәгъзам улы, үз чиратында, соңгы елларда дини өлкәдә аеруча зур эшчәнлек алып барылуын билгеләде. Яңа мәчетләр төзелүе, аларда яшь буынга әхлакый тәрбия бирү максатыннн оештырылган чараларның күп булуын уңай бәяләде.
Мәҗлес барышында мөфти Лениногорск мөселманнары белән бергә авыз ачты, намаз укыды һәм халыкның күпсанлы дини сорауларына җавап бирде.



