Чаллы мөхтәсибәте шәһәрнең мөселман активы өчен Рамазан аенда авыз ачу мәҗлесе уздыруны гадәткә кертте. Ул ел саен “Аш-Су” ресторанында 200 кеше катнашында уза. Быел мондый чара 15 июньдә булды. Мәҗлестә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәт каршындагы “Хәләл” стандарты rомитеты җитәкчесе Марат Низамов, Вакыф фонды рәисе Рөстәм Хәбибуллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Әзһәр улы Абдуллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар, шәһәр имамнары, күрше-тирә районнар имам-мөхтәсибләр катнашты. Шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, мөфти Камил хәзрәт, Ренат Әзһәр улы мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлады.
Ренат Әзһәр улы ураза тотучыларның шәһәргә бәрәкәт китерүен билгеләде.
Камил хәзрәт ураза тотуның саваплары турында сөйләде. Ул шулай ук чыгышында шушы мәҗлесне әзерләүдә актив катнашкан, динебезне куәтләү юлында зур эшләр башкарган Фоат хәзрәт Мөхәмәтовка шушы көннәрдә 70 яшь тулуын хәбәр итте һәм тәкъбир тавышлары астында аңа Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең иң зур бүләген – “Халыкка хезмәт өчен” медален тапшырды. Фоат хәзрәт җавап чыгышында динебезгә хезмәт итүен дәвам итәчәген белдерде.



