Пресс-релиз
Дүртенче мәртәбә узачак “Республика ифтары” на багышланган пресс-конференция
Үткәрү вакыты:
20 июнь, сәгать 11.00дә башлана.
Үткәрү урыны:
“Татар-информ” МА (Казан, Декабристлар ур., 2)
Матбугат очрашуында катнаша:
Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие;
Айдар Шаһимәрдәнов, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе.
6 июньдә мөбарәк рамазан ае башланды. Рамазан – мәрхәмәт, изгелек һәм ураза гыйбадәте ае. Бу ай Аллаһны олылау, Аңа шөкрана итү, ярлыкавын сорап ялвару, тәкъвалык һәм игелекле эшләр белән зурлана. Рамазан дәвамында мөселманнар авыз ачу һәм бергәләп догалар кылу, зикерләр әйтү, Коръән уку ниятеннән ифтар мәҗлесләрен оештыралар.
2016 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә, дүртенче тапкыр республикакүләм ифтар уздыра. Әлеге хәйрия чарасы 10 мең кешегә исәпләп оештырыла.
Ифтарга мохтаҗ гаиләләр, физик мөмкинлекләре чикле булган, ятим балалар чакырылган. Шулай ук чарада сәясәт, җәмгыять һәм дин вәкилләре катнашачак. Дин кардәшләребез башкалабыздан һәм республикабыз районнарыннан җыелыр дип көтелә.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 2220999 (1333) 89872996529



