Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге “Зәкят” фонды белән берлектә “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында макулатура җыюны оештырган иде. Бүген нәзарәт бинасында акциянең финал өлеше узды һәм активистларны бүләкләү тантанасы булды.
Ошбу чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм ТР Экология
һәм табигый байлыклар министрлыгының экологик белем бирү һәм җәмәгать оешмалары белән үзара хезмәттәшлек итү бүлеге вәкилләре катнашты.
“Әлеге акцияне оештыру макулатура җыюның янәдән тормышыбызга керүенә һәм яшь буыннда табигатькә карата сакчыл караш булдыруга этәргеч булса иде”, - дип сөйләде Рөстәм хәзрәт катнашучыларга.
Макулатураны тапшырудан кергән акчага аз керемле гаиләләргә азык-төлек алыначак.



