Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Ниях хәзрәт Сабиров булачак солдатларны хәрби хәзмәткә озату чарасында катнашты. Ул “Патриот” республика үзәгендә узды.
Нияз хәзрәт хәрби хезмәткә алынучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм кая гына булсалар да Аллаһ Тәгаләне истә тотырга, Изге Рамазан аенда аңа күбрәк мөрәҗәгать итәргә һәм хезмәттәшләре белән уңай мөнәсәбәт булдырырга чакырды.
“Чын ир-ат физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да көчле булырга тиеш. Ул үзенең нәфесенә иярми, ә акылына таянып эш йөртә.Уңышлы гына хезмәт итегез һәм туган якларыгызга сау-сәламәт әйләнеп кайтыгыз”, - диде хәзрәт.







