16 июньдә Түбән Кама шәһәрендә Татарстан Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин булып китте. Мөфти шәһәр халкы белән аралашырга да, авыз ачу мәҗлесендә катнашырга да вакыт тапты.
Сәфәр шәһәр администрациясендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, мэр Айдар Метшин белән күрешүдән башланды. Ике як мөхтәсибәттәге дини вәзгыять хакында сөйләште. Соңрак мөфти Түбән Каманың Җәмигъ мәчетендә якын-тирә район имамнары белән очрашты.
Мәчетнең намаз бүлмәсендә мөфти шәһәр мөселманнарның сорауларына җавап бирде. Очрашу бик җылы һәм эчтәлекле үтте. Ахшам намазы вакыты кергәч, азан яңгырады һәм бөтен кеше су һәм хөрмә җимешләре белән авыз ачтылар. Бергә укылган намаздан соң бөтен халык “Рамазан” чатырына күчте һәм ураза тотучылар тәмле пылау белән сыйланды.



