Биектау районының татарлар, руслар, марилар, азербайҗаннар һ.б. милләтләр яши торган Семиозерка авылында көн саен ифтар уздырыла. Бу хакта “Татар-информ” га җирле үзидарә башлыгы Рамил Госамов хәбәр итте.
Семиозеркада өч мәчет эшли. Шуларның берсе янында ифтар уздыру өчен махсус чатыр куелган. “Ифтарны бездә ел саен Рамазан ае дәвамында үткәрәләр. Бу эш белән фермер Әсхать Җиһаншин шөгыльләнә. Чатырга якынча 70 ләп кеше сыя, көн саен анда 30-40 кеше җыела”, - диде авыл җирлеге рәисе.
Семиозерканың үзендә 140лап кеше теркәлгән, шулай ук шәһәр җирлекләреннән авылга кайтып торучылар да шактый − 250 тирәсе, диде Рамил Госамов.
“Татар-информ”, Лилия Локманова



