Кайбыч районы мөхтәсибәте хезмәткәрләре Кайбыч районы Федоровский авылында урнашкан өлкәннәр йортында кунакта булдылар. Чара барышында өлкәннәргә рамазан шәриф ае һәм аның фазыйләтләре турында сөйләнде. Чараның ахырында Олы Кайбыч авылы мәхәлләсендә җыелган фитра сәдәкаларына алынган бүләкләр өләшенде.
Өлкәннәр мәчеттә кунакта булырга теләкләрен белдерделәр. Олы Кайбыч мәчетендә төзекләндерү эшләре беткәч өлкәннәрне кунакка чакыру турында килешенде.



