19 июньдә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе милләтебез зыялыларын авыз ачу мәҗлесенә җыйды. Чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Рамазан-шәриф аенда авыз ачар алдыннан Коръән укып мәрхүмнәр рухына дога кылу, ахшам вакыты җиткәч ифтар кылдыру – ягъни сый-хөрмәт күрсәтеп авыз ачтыру – халкыбызның канына сеңгән күркәм гадәте. Пәйгамбәребез салләллаhу галәйhи вә сәллам бер хәдисендә ураза тотучының ике шатлыгы булуы турында әйтә: берсе – авыз ачканда, ә икенчесе – Кыямәт көнендә гөнаһлар гафу ителгән хәлдә Аллаһы белән очрашканда. Ураза тотуның әҗер-саваплары, Рамазан ае фазыйләтләре, динебезнең күркәмлеге хакында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров вәгазь сөйләде. Ул шулай ук тәһлилнең – “Ләәә иләәһә илләллаһу” (“Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга һәм табынырга лаеклы һичбер илаһ (зат) юк” сүзләренең бөек мәгънәсен аңлатты hәм аны көненә ким дигәндә йөз тапкыр кабатларга кушты.
Ахшам намазына азан әйтелеп, хөрмә җимеше hәм чишмә суы белән авыз ачканнан соң, Камил хәзрәт Сәмигуллин ахшам намазын укытты hәм дога кылды.
Ифтар кылу мәҗлесен Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиhаншин килгән кунаклар – танылган фән эшлеклеләре, сүз осталары, сәнгать әhелләре, язучылар, төрле даирә җитәкчеләре, мөнәҗәтчеләр белән таныштырудан башлап җибәрде.
Тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Энгель Таhиров ислам цивилизациясенең дөнья халыкларына йогынтысы, шул исәптән татар милләте, аның дәүләтләре үсешендә зур урын тотканлыгы хакында бәян кылды.
Филология фәннәре докторы, әдәбият галиме, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин борынгы әдәбиятыбызның ислами хакыйкатьне яктыртуга нигезләнгән булуы хакында әйтеп узды һәм бүгенге көн язучылары иҗатында да рухи-әхлакый кыйммәтләребезнең киң яктыртылуын теләде. Ул, аерым алганда, XIII-XIV йөз татар әдибе Мәхмүт Болгариның «Нәһҗел-фәрадис» («Оҗмахларның туры юлы») әсәренә тукталды, биредә кырык хәдисне күңелдә йөртүнең әһәмияте телгә алынуын җиткерде.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ураза гыйбадәтенең баштагы кавемнәргә (нәсараларга, яһүдиләргә һ. б.) дә фарыз булып, аның соңыннан үзгәртелүе, ә мөселманнарга исә һиҗрәттән соң ел ярым узгач фарыз булуы хакында җиткерде. Ул шулай ук рамазан аеның зур бер дәрес булуын һәм аның нәфесне тәрбияләүдә иң зур чаралардан саналуын әйтте. Мөфти хәзрәтләре чыгышының ахырында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлламнең: “Кем рамазан аенда Аллаһыга ышанып, Аллаһының рәхмәтенә өмет итеп ураза тотса, аның барча гөнаһлары гафу ителер”, – дигән сүзенә тукталды. “Безгә дә рамазан аеннан чип-чиста, яңа туган бала кебек гөнаһсыз килеш чыккан хәлдә гаетләребезне каршы алырга насыйп булсын!” – дигән теләк белән вәгазен тәмамлады.
Ифтарны оештыручы, милләтпәрвәр шәхесебез, күптөрле игелекле эшләрне иганә кылып башлап йөрүче, мәдрәсәбезнең якын дусты Фәрид Мифтахов авыз ачу мәҗлесен дин эшлеклеләре белән милли зыялыларыбызның бергә җыелу мәҗлесе дип атады. Киләчәктә дә күренекле затларыбызның мәҗлес түрләрендә булуын теләде.
Халкыбызның моң иясе, Татарстанның халык артисты Миңгол ага Галиев күңел түрләребезгә кереп урнашкан һәм күп еллар яратып әйтелгән мөнәҗәтләрне башкарды. Сүз уңаеннан, Миңгол абыйның шәкертләре берничә көн элек кенә Халыклар дуслыгы йортында чыгышларын халыкка җиткергән иде. Милли моңыбызны саклау ниятеннән, ул татар мөнәҗәтләрен дискка яздырырга тәкъдим итте һәм бу фикер мөфти хәзрәтебез тарафыннан хуплау тапты.
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әзһәр Шакиров милләт юлында ару-талуны белмичә хезмәт итәргә чакырды һәм күп еллар дәвамында дин ярдәмендә милләтебезнең сакланып калуына басым ясады. Бу хактагы фикерләре белән тарихчы Наил Таиров та уртаклашты.
Ифтар күп җитәкчеләр катнашында узуы белән дә истәлекле булды. “Иске шәһәр” префекты Усманов Марат Зәкәрия улы, ООО «Газпром трансгаз Казань» генераль директорының беренче урынбасары – баш инженер Гыймранов Рашат Карибулла улы, ТР Президенты аппаратыннан Сәлахов Ленар Мансур улы, Казан шәһәре мэриясеннән Сарманов Илгиз Нармин улы, Арча районы Урта Курса авылында мәчет торгызган һәм Курсави укуларын үткәрүгә ярдәм иткән Вәдүт Вафин, Чистай шәһәрендә Әнәс мәчетен төзегән һәм ишан Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави укуларын оештырып килүче Әхмәтҗанов Тәлгать Әнәс улы һ.б. катнашты.
Ифтар мәҗлесе Коръән укып дога кылу белән тәмам булды. Мәдрәсәбез мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин килгән кунакларга үзенең ихлас рәхмәтен җиткерде.
Нияз Сабирҗанов



