19 июнь көнне Буа шәһәре Карлы авылы мәдәният йортында ифтар ашы узды. Ул шушы авылда туып-үскән Әлмәт районы мөхтәсибәте Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов тырышлыгы белән оештырылды. Мәҗлестә имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәнов, авыл имамы Равил хәзрәт Сәетморатов, авыл мәчете аксакаллары һәм абыстайлары катнашты.
“Авылымның бизәкләре алар сез, сез булмасагыз мәҗлеснең яме дә булмас иде,”- дип әйтте Фәһим хәзрәт җыелган авылдашларына. Ифтарны оештыруга матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмте белдерде.
Ифтар ашы Коръән уку, вәгазьләр һәм ахшам намазы белән дәвам итте.







