Соңгы елларда Апас районы Югары Акхуҗа мәчетенең имамы Фәргат Абдулхаев тырышлыгы белән авылда дини эшчәнлек җанланып китте. Авыл мәчете манарасыннан көн саен азан әйтелә, намазлар укыла, гомумән, дини гореф-гадәтләр ныгый, авыл халкы ныграк дингә тартыла башлады. Фәргат хәзрәтнең әтисе дә Зәки хәзрәт Абдулхаев совет заманасында авылда һәм якын тирәдә имам вазыйфаларын үтәп яшәде. Сугыш ветераны булган Зәки хәзрәт авыл халкына дини мәнфәгатьләрен канәгатьләндерүдә ярдәм итеп яшәүне үзенең төп вазыйфасы һәм максаты итеп саный иде. Гаиләдә төпчек малай да әтисеннән иманга, дингә өндәүләрне ишетеп, күңеленә сеңдереп үсә. Зәки хәзрәт бакый дөньяга күчкәч, төпчек улы Фәргат дингә тагын да якыная, дини укуга бирешә, әтисенең эшен дәвам итәргә тырыша. Авыл бәхетле, аның рухи киләчәге бар, ә бүгенге көндә иманлы киләчәкне булдыручы тырыш, тыңгысыз имамы бар!
Татар авылларына хас булганча, Югары Акхуҗа авылына нур биреп торучы рухи үзәк – мәчет бар. Аллах йорты динне таратырга, халык арасында рухи агарту алып барырга мөмкинчелек бирә. Мәчетне төзүдә авыл җитәкчеләре, бигрәк тә Рөстәм Хамидуллин бик күп ярдәм һәм тырышлык күрсәтте.
18 июньдә әлеге мәчеттә Рамазан ае уңаеннан матур ифтар кичәсе булды. “Рөстәм” мәчетендә башланып киткән чара, авыл клубы бинасында дәвам итте.
Мәҗлескә авылда яшәүче һәм туган җирен сагынып, хөрмәт итеп яшәүче авылдашлар бик теләп килде. Мәсәлән, Яшел Үзәннән Вафирә ханым килгән иде. Җирле “Ак калфак “ оешмасының вәкиле буларак ул Яшел Үзәндә халыкны рухи агарту өстендә бик күп файдалы һәм кирәкле гамәлләр башкара. Ифтар мәҗлесендә ул ул нур өстенә нур өстәп вәгазьләр сөйләде, авыл хатын-кызлары арасында дини сораулар биреп ярыш үткәрде. Дөрес җавап бирүчеләргә истәлекле бүләкләр өләшенде. Шушындый күркәм, саваплы эшләр башкарганы өчен авыл җитәкчелегенә, авыл имамы Фәргат хәзрәткә һәм барлык авылдашларына рәхмәтләрен җиткерде.
Шулай ук мәҗлестә Фәргат хәзрәтнең туганы Венера Абдулхаева да катнашты. Ул озак еллар дәвамында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы дин эшләре Советында эшләгән. Ул да авылдашлары белән матур үгет-нәсыйхәт сүзләре белән уртаклашты, бердәм булып динне сакларга, Хәнәфи мәзһәбеннән тайпылмаска өндәде.
Шушындый гүзәл кичә оештырган өчен барлык авыл халкы шатланды, оештыручыларга, тәмле итеп ризыкларны пешерүчеләргә, өстәлләрне әзерләүчеләргә рәхмәт әйтте. Бигрәк тә авылның имамына – Фәргат хәзрәткә, авыл җитәкчеләренә, клуб мөдиренә һәм даими рәвештә барлык изге эшләрдә катнашып, ярдәм итеп торучы Рөстәм әфәнде Хәмидуллинга аеруча рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
Изге Рамазан аенда авылдашлар белән күрешеп, бергә намазларны, Таравихларны укып, түгәрәк өстәл янында авыз ачып утыру – иманнарны тотрыклы итте, туганлык җепләрен ныгытты һәм Аллах Тәгалә каршында савапларны арттырды.
Рамазан аенда тоткан уразалар кабул булсын, иманнарыбыз артып, күңелләребез һәм калепләребез чистарынып, Аллах Тәгалә кылган гамәлләребезне кабуллардан кылсыниде! Әмин.
Рафыйк Абдулхаев




