Бүген Татарстан мөфтие “Экономист” журналының Мәскәү бюросы җитәкчесе Аркадий Островский белән очрашты.
Аркадий Островский Казанга Татарстан турында материал әзерләү ниятеннән килгән. Мөфти хәзрәтләре аңар республикабызда алып барылган дини эшләр хакында, мөселманнар тормышы хакында сөйләде. Шулай ук динара мөнәсәбәтләр, яшьләр белән эшләү юлларын аңлатты.




