26 июнь көнне Тукай районы Биклән авылы мәчетендә 5-15 яшьтәге балалар өчен Коръән уку дәресләре башланды. Укуларны Яр Чаллы «Ак мәчет» мәдрәсәсенең 2нче курс студенты Дилшат Салихов оештырды.
Шәкерт балаларны гарәп графикасы белән таныштырды, вәгазьләр сөйләде һәм кызыклы уеннар үткәрде. Егетләр hәм кызлар ифтар мәҗлесендә дә катнашты һәм яшьтәшләре белән бергә җәмәгать намазы укыды.







