11 июль көнне Югары Ослан мөхтәсибәтендә рухи сәләмәтлендерү үзәге эшли башлады. Балаларга дәресләр бирүдә мәчетләр каршындагы укыту курслары мөгәллимәләре теләп катнашалар.
Чараларда балаларга дини викториналар, спорт ярышлары, өстәл теннисы, волейбол, футбол, бадминтон ярышлары үткәрү каралган.
Көн дәвамында үткәрелгән дәресләрдән соң , "Бәйрәмебез мөбәрәк булсын" чатырында чәй өстәле әзерләнә. "Бу чараларның соңгы көнендә балалар әти-әниләр белән берлектә, Идел елгасы буенда ял итәчәк, - диеп хәбәр итә оештыручылар.



