Мөфти Камил хәзрәт Болгарда мөселман яшьләре белән аралашты

21 июль 2016 ел 10:12
Мөфти Камил хәзрәт Болгарда мөселман яшьләре белән аралашты

Бу көннәрдә Болгарда Мөселман яшьләре форумы бара.  Кичә, 20 июльдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин яшьләр янында булды. Мөфти форумда катнашучыларга  динебез кыйммәтләре хакында вәгазь сөйләде, сорауларга җавап бирде.

Шулай ук очрашуда Марокко Корольлегеннән килгән хәдисләр белгече, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһының сәламе һәм рәхмәте булсын) оныгы Хәсән (Аллаһ  аннан разый булсын)  аша Рәсүлебезнең нәсел җебен дәвам итүче Габдрәхим шәйх Ләкрим катнашты.

Мәгълүм булганча, 16-23 июльдә Болгар шәһәрендә икенче тапкыр Мөселман яшьләре форумы уздырыла.

Форум кысаларында әхлакый тәрбия, экология, спорт юнәлешләрендә квестлар, трениниглар уздыру каралган. Интеллектуаль уен рәвешендә диспутлар, төрле шәхесләр белән очрашулар үткәрелә.

22 июльдә  “II Мөселман яшьләре форумы”  кысаларында сабан туе уздырыла. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы