Пресс-релиз
Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасы чыгу уңаеннан матбугат очрашуы
Үткәрү вакыты:
4 август, сәгать 11.00дә башлана.
Үткәрү урыны:
“Татар-информ” МА (Казан, Декабристлар ур., 2)
Матбугат очрашуында катнаша:
Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе;
Ришат Хәмидуллин, “Хозур” нәшрият йорты җитәкчесе.
“Хозур” нәшрият йорты “Азан” радиосы белән берлектә Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасын төгәлләде. Язма өчен Изге китапны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укыды.
Бу бик тә үзенчәлекле диск, чөнки ул бүгенге көндә Россиянең хафиз мөфтие Коръәнне тулысынча укып яздырган бердәнбер аудиокоръән булып тора.
Аудиоязманы әзерләү Бөтендөнья коръән-хафизлар әзерләү оешмасы вәкиле шәех Хәсән Хәдия күзәтчелегендә алып барылган. Һәр язма җентекләп кабат-кабат тикшерелгән.
Бу проект - Коръәни-Кәримнең тулы аудиоязмасы һәр мөселманга файда китерер, мөгаллимнәргә эшләрендә ярдәмлек булыр, күңелләргә Коръән сүзләрен җиткерер дигән нияттә тормышка ашырылды.
ТР МДН матбугат хезмәте:
info@dumrt.ru
8(843) 237-59-39



