Татарстан мөфтиенең Олимпиада уеннары башлану уңаеннан мөрәҗәгате

03 август 2016 ел 14:19
Татарстан мөфтиенең Олимпиада уеннары башлану уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләхир-рахманир рахим!

Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

2016 елның 5 августында  Бразилиянең Рио-де-Жанейро шәһәрендә җәйге Олимпия уеннары башлана. Олимпиада уеннарында йөзләгән медальләр тапшырылуы, күп сандагы илләр катнашуы көтелә. Россия данын якларга безнең Татарстан спортчылары да бара.

Спорт чаралары халыкларны, илләрне континентларны берләштерә. Спорт ярышлары уздыру сәламәт җәмгыять корырга ярдәм итә һәм зарарлы гадәтләр китерә торган һәлакәтләрдән саклый. Шуның өчен дә безнең республикада халык сәламәтлеген кайгыртып, барлык шартлар тудырыла, һәвәскәр һәм профессиональ спортка ярдәм итү ниятеннән төрле программалар тормышка ашырыла, спорт объектлары корыла.  

Имам Мөслим үзенең “Сәхих” җыентыгында  Мөхәммәд Пәйгамбәр салләлаһү гәләйһи вә сәлләмнең хәдисен китерә: “Көчле мөселманны көчсезгә караганда Аллаһ ныграк ярата, гарчә икесендә дә хәер бар”. Спорт Сөекле Пәйгамбәребезнең мәңгелек вәсыятьләрен үтәргә ярдәм итә.   

Илебез өчен гадәти булмаган бүгенге заманда спортчыларның җиңүләре Россия, Татарстан өчен бигрәк тә әһәмиятле. Спортчыларның уңышлары үсеп килүче буынга сәламәт тормыш рәвешен сайлуда бер үрнәк. Ә спорт өлкәсендәге  шатлык мизгелләре илебездә яшәүче күп сандагы милләтләр арасындагы бердәмлекне ныгыта.

Мөхтәрәм спортчылар! Без , мөселманнар, сезгә зур җиңүләргә ирешүне телибез, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирсен!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы