Соңгы араларда социаль челтәрләрдә Башкортстанның Мәләүз районындагы кошчылык комплексында «Индюшкин» бренды белән җитештерелә торган товарның хәләл булмавы хакында хәбәрләр таралды. Шул уңайдан ТР МДН “Хәләл” комитетына да мөрәҗәгатьләр килә.
Комитет әлеге продуктка беркайчан да сертификация бирмәвен, тикшерүләр уздырмавын белдерә, шул сәбәпле комитет әлеге продукциянең ни рәвешле җитештерелүе өчен җаваплы түгел.



