Бөгелмә мөхтәсибәте үзәк мәчете каршында эшләүче "Тәрбия" төркеменә 4-7 яшьлек балаларны чакыралар. Биредә аларга татар, гарәп һәм инглиз телләрен өйрәтәчәкләр, сабыйлар шулай ук ислам фәннәре буенча гыйлемнәрен арттырачак һәм кул эшләре ясау белән шөгыльләнәчәк.




