Лениногорск мөхтәсибәте “Экстремизмга- юк!” айлыгы кысаларында балалар йортында корбан бәйрәме уздырды. Далалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен корбан итеннән ризыклар пешерелде, аш өстәле әзерләнде. Моннан тыш спортзалда ярышлар оештырылды.
Иң мөһим - “Ихлас” мәчете вәкилләре балаларга ислам дине кыйммәтләрен аңлаттылар. Шулай ук аларга ике видеоролик күрсәтелде, Булат хәзрәт ислам диненең мәрхәмәтлелек дине булуы хакында сөйләде. Исламның террорчылык белән бернинди бәйләнеше булмауны аңлатты.
Соңыннан исә корбан бәйрәме белән котлап, барлык балаларга күчтәнәчләр өләшенде.




