“Татарстан-Яңа Гасыр” телевизион каналы “Нәсыйхәт” тапшыруының иҗат төркеме Йосыф хәзрәт Дәүләтшинның вәгазен яздырган.
23 нче сентябрьдә булачак чыгарылышта Түбән Кама районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе бәрәкәт мәгънәсенә төшендерәчәк.
Хәзер җомга саен республика имамнарының вәгазьләрен сәгать 10:50дә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында карап булачак.
“ТНВ-Планета” каналында “Нәсыйхәт” тапшыруы җомга көнне сәгать 13:25тә күрсәтелә.



