Әлмәт мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җомгадан соң өлкәннәргә бушлай ипи таратты. Чара "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында узды һәм изге гамәлләр кылуның әһәмиятен тагы бер тапкыр искә төшерү максатыннан оештырылды. Әлмәт мөхтәсибәте шәһәр халкын ошбу чарада активрак катнашырга һәм мохтаҗлар өчен азык-төлекне Мәрҗәни урамы, 82 а һәм Радищев урамы, 12а адреслары буенча урнашкан мәчет каршындагы кибетләрдә калдыруларын сорый.
Әлмәт мөхтәсибәте ипи таратты
26 сентябрь 2016 ел 09:56
Соңгы яңалыклар
Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылачак
02 октябрь 2025 ел 09:07
Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты комитеты халыкара багланышларны киңәйтә
01 октябрь 2025 ел 17:26
Татарстан Рәисе һәм Мөфти Усад авылында яңа «Тәрбия үзәге» белем бирү үзәгендә булды
01 октябрь 2025 ел 12:44
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

