28-29 сентябрьдә ТР МДН КФУ һәм РИИ белән берлектә дини белем бирү оешмалары мөгаллимнәре конференциясен уздыра.
Әлеге 2012 елдан башлап уздырылучы чара мөгаллимнәр өчен тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу, аралашу мәйданы булып тора.
Конференциянең беренче көне мәчетләр каршында оештырылган курсларда гыйлем бирүчеләргә багышлана. Татарстаннаң төрле районнарыннан 300 мөгаллимә җыелачак. 29 сентябрьдә исә урта һәм югары дини гыйлем бирүче укытучылар киңәшә.
Конференциядә тәҗрибә уртаклашу нияте белән Марокко һәм Индонезия галимнәре катнашуы көтелә.
Үткәрү урыны: Пушкин ур., 86. “Казан” милли-мәдәни үзәк
Теркәлү сәгать 9.00 дә башлана.
Журналистлардан алдан аккредитация үтүләрен сорыйбыз:
237-59-39 info@dumrt.ru




