Бүген ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Тышкы эшләр министырлыгының тантаналы кабул итүендә катнашты. Чарада Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, төрле конфессия вәкилләре, мөселман илләре илчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Кунаклар каршында чыгыш ясаганда РФ Эчке эшләр министры Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең төп бурычларының берсе - терроризм һәм экстремизм күренешләренә бергәләп каршы торуны атады.
"Бүген терроризмга каршы торуга юнәлтелгән көчле фронт булдыру бик мөһим. Мәгълүм булганча, мондый инициатива белән Россия Президенты Владимир Владимирович Путин БМОның Генераль Ассамблеясы сессиясендә чыкты. Хәзер Россия дөнья җәмәгатьчелеген терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы торуда берләштерүне максат итеп куйган махсус резолюция әзерли. Бу олкәдә без мөселман илләре белән дә хезмәттәшлек итәргә әзер", - дип ассызыклады Министр.
Сергей Лавров шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән “Россия ˜– ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемен дә телгә алды.
"Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Генераль секретаре Ийяд Мадани һәм аның башка структуралары арасында урнашкан мөнәсәбәтләрне югары бәялибез. Соңгы елларда ТР Президенты, “Россия ˜– ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемен җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов тырышлыгы белән Ислам үсеше банкы белән элемтәләребез ныгыды. Әлбәттә, бу безнең Мәскәүдәге Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең илчелекләре белән дә тыгыз элемтә тору нәтиҗәсе", - дип әйтте Сергей Лавров.




