Татарстан мөфтие РФ тышкы эшләр министрлыгының тантаналы кабул итүендә катнашты

03 октябрь 2016 ел 17:33
Татарстан мөфтие РФ тышкы эшләр министрлыгының  тантаналы кабул  итүендә катнашты

Бүген  ТР МДН рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин РФ Тышкы эшләр министырлыгының тантаналы кабул итүендә катнашты. Чарада  Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, төрле конфессия вәкилләре, мөселман илләре илчеләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.

Кунаклар каршында чыгыш ясаганда РФ Эчке эшләр министры Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләренең төп бурычларының берсе -  терроризм һәм экстремизм күренешләренә бергәләп каршы торуны атады.

"Бүген терроризмга каршы торуга юнәлтелгән көчле фронт булдыру бик мөһим. Мәгълүм булганча, мондый инициатива белән Россия Президенты Владимир Владимирович Путин БМОның Генераль Ассамблеясы сессиясендә чыкты. Хәзер Россия дөнья җәмәгатьчелеген терроризм һәм экстремизм идеологиясенә каршы торуда берләштерүне максат итеп куйган махсус резолюция әзерли. Бу олкәдә без мөселман илләре белән дә хезмәттәшлек итәргә әзер", - дип ассызыклады Министр.

Сергей Лавров шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән “Россия ˜– ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемен дә телгә алды.

"Без Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Генераль секретаре Ийяд Мадани һәм аның башка структуралары арасында урнашкан мөнәсәбәтләрне югары бәялибез. Соңгы елларда ТР Президенты,  “Россия ˜– ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркемен җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов тырышлыгы белән  Ислам үсеше банкы белән элемтәләребез ныгыды. Әлбәттә, бу безнең  Мәскәүдәге Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләрнең илчелекләре белән дә тыгыз элемтә тору нәтиҗәсе", - дип әйтте Сергей Лавров.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы