Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Әлмәт мөхтәсибәтенең хоккей командасы белән очрашты.
Әлеге очрашуда сүз күптән түгел Чирмешәндә мөселманнар арасында узган хоккей турниры турында барды.
Шулай ук хоккейчы мөселманнарны тренировкалары, киемнәре хакында фикерләштеләр.
“Без алга таба да сезгә ярдәм итәргә әзер. Кеше актив һәм физик яктан сәламәт булса аның уйлары да дөрес була, рухы да ныгый”, - диде Фәһим хәзрәт.



