19 ноябрьдә Татарстанның Чаллы шәһәрендә яңа мәчет ачылачак. Бу тантанада Татарстан мөфтие, шәһәр хакимияте башлыгы катнашуы көтелә, бик күп кунаклар чакырылган.
Утыз Имәни исемендәге мәчет шәһәрнең Мәләкәс аръягы бистәсе 27 нче микрорайонында төзелгән. Мәчет бинасы 180 кеше сыйдырышлы. Беренче катта хатын-кызлар өчен, ә икенче катта ир-атлар өчен намаз бүлмәләре урнашкан.




