15 нче ноябрь көнне Менделеев Үзәк мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең төньяк-көнчыгыш казыяте имам-мөхтәсибләре җыелышы узды.
Бу җыелышта төбәкнең казые, Актаныш районы мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин, Минзәлә һәм Тукай районнары мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харисов, Алабуга районы мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов, Мамадыш районы мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев һәм Менделеев районы мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев казыят күләмендә узачак Коръән уку ярышы һәм Ә.Максудиның “Гыйбадәте исламия” китабына нигезләнгән фикһ буенча бәйгене оештыру мәсьәләләре хакында сөйләште.
Ике бәйге дә Менделеев районында 4 нче декабрь көнне узачак дип билгеләнде. Бәйгеләрне оештыру, конкурсантларны каршы алу һәм тиешле дәрәҗәдә кабул итү Ирек хәзрәт Нуриевка йөкләнелде. Башка район хәзрәтләре җиңүчеләрне бүләкләү һәм ашату мәсьәләләрен хәл итәргә алынды.
Коръән уку ярышында Әгерҗе, Менделеев, Алабуга, Мамадыш, Минзәлә, Актаныш районнарыннан алты кеше (өч ир-ат, өч хатын-кыз), ә фикһ буенча бәйгедә дүрт кеше (ике егет, ике кыз) катнашачак. Бу турда җиңүчеләр алга таба декабрь азагында республика күләмендә узачак бәйгеләрдә көч сынашачак.



