14 декабрьдә Буа мөхтәсибәте вәкилләре Ташкичү авылы мәдәният йортында үткәрелгән Мәүлид кичәсендә катнашты. Чарада имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсанов, Буа шәһәренең Хаҗилар мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, җирле үзидәрә башлыгы Радик Вәлиев бар иде. Илмир хәзрәт килгән авылдашларга Пәйгамбәребезнең ﷺ иң камил кеше икәнлеге турында сөйләде. Кичә дәвамында Фәһим хәзрәт исә яшьләргә үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде. Авыл имамы килгән кунакларга рәхмәтләрен әйтте, авыл халкын җомга намазына килергә чакырды. Чара Мәүлид табыны белән авыл мәчетендә дәвам итте.
Буа мөхтәсибәте Ташкичү авылында булды
15 декабрь 2016 ел 09:23
Соңгы яңалыклар
Мөфти Камил хәзрәт РФ Тикшерү комитеты оешуга 15 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты
23 гыйнвар 2026 ел 17:36
Рамазан алдыннан Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты «Рамазан көндәлеге»н чыгарды
23 гыйнвар 2026 ел 14:48
Мөфти Камил хәзрәт һәм Васил Шәйхразыев Татарстанда хәләл индустрияне үстерү хакында фикер алышты
23 гыйнвар 2026 ел 11:15
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы

