Мөфти үзенең дәресләренә йөрүчеләргә Коръәннең яңа басмасын бүләк итте

23 декабрь 2016 ел 18:01
Мөфти үзенең дәресләренә йөрүчеләргә Коръәннең яңа басмасын бүләк итте

Бүген Галиев мәчетендә ястү намазыннан соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чираттагы “Пәйгамбәребез намазы” дәресе үткәрелде. Бу дәрестә мөфти намазда кул күтәрү тәртипләрен аңлатты. Моннан тыш дин сабагына килүчеләргә  зур бүләк әзерләнгән иде.

Мәгълүм булганча, быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Коръәннең яңа басмасы 10 мең тираж белән нәшер ителде. Ике ел дәвамында әлеге эшне Коръәнне өйрәнү бүлеге, Коръәнхафизларыбыз башкарып чыкты.

 Яңа басма шушы көннәрдә янә 15 мең данә тираж белән дөнья күрде. Бүген мөфти әлеге басма нөсхәләрен үзенең дәресләренә  йөрүчеләргә бүләк итте.

Дәрес һәр җомга саен ястү намазыннан соң уза. Киләсе дәрес 13 гыйнвар көнне булачак. Үткәрү урыны: Галиев мәчете (Казан, Тукай ур.,40).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы