Бүген Галиев мәчетендә ястү намазыннан соң Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чираттагы “Пәйгамбәребез намазы” дәресе үткәрелде. Бу дәрестә мөфти намазда кул күтәрү тәртипләрен аңлатты. Моннан тыш дин сабагына килүчеләргә зур бүләк әзерләнгән иде.
Мәгълүм булганча, быел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Коръәннең яңа басмасы 10 мең тираж белән нәшер ителде. Ике ел дәвамында әлеге эшне Коръәнне өйрәнү бүлеге, Коръәнхафизларыбыз башкарып чыкты.
Яңа басма шушы көннәрдә янә 15 мең данә тираж белән дөнья күрде. Бүген мөфти әлеге басма нөсхәләрен үзенең дәресләренә йөрүчеләргә бүләк итте.
Дәрес һәр җомга саен ястү намазыннан соң уза. Киләсе дәрес 13 гыйнвар көнне булачак. Үткәрү урыны: Галиев мәчете (Казан, Тукай ур.,40).



