Яңа ел каникуллары көннәрендә Саба җәмигъ мәчетендә мөгаллимә Затия Галимҗанова җитәкчелегендә балалар өчен Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучылар Пәйгамәребезнең ﷺ тормыш юлы турында сөйләделәр, салаватлар әйттеләр, Коръән сүрәләре укыдылар.Әбиләр исә мөнәҗәт көйләп, күңелнең иң нечкә кылларын да кузгалттылар. Ахырдан һәр балага күчтәнәч пакеты таратылды. Һәркем бу изге чарадан рухи канәгатьлек белән кайтып китте.
Сабада Пәйгамбәребезне зурладылар
12 гыйнвар 2017 ел 10:27
Соңгы яңалыклар
Лениногорск мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары арасында чаңгы ярышы узды
02 февраль 2025 ел 07:33
2024 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә 7 яңа ислам финанс продукты эшләнде. Барлыгы алар - 17
31 гыйнвар 2025 ел 15:54
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


