Кичә “Иман” мәчетендә Чистай мөселман яшьләре берлеге активистларының чираттагы җыелышы булды.
Җыелышта 206 ел дәвамында уздырылган чараларга йомгак ясалды һәм киләчәккә план төзелде. Якын арада яшьләр Каргалы авылында балалар белән махсус чара оештырырга планлаштыра. Берлек җитәкчесе Радик Вафин активистларны план белән таныштырды, уен станцияләре өчен җаваплы затлар билгеләнде.
Аллаһы Тәгалә үсеп килүче буен белән әлеге чараны уздырып аларның йөрәкләрендә исламга карата мәхәббәт уятырга насыйп итсен иде!





