Буа мөхтәсибәте вәкилләре атна саен бер авылга дини вәгазь белән йөрүне гамәлгә кертте. Кичә ошбу чара Норлат авылында булды. Сүзне беренчеләрдән булып “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов алды. Ул норлатлыларга ислам төшенчәсен бәйнә-бәйнә аңлытып бирде. Фәнис хәзрәт Гайнатуллин мәчетләр каршында уку-укыту белән бәйле мәсьәләләргә төшендерде, авыл халкына дини гыйлемгә омтылырга кирәк икәнлеген ассызыклады. “Хаҗилар” мәчетенең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин вакыт турында вәгазь сөйләде. Чара авыл имамы Равил хәзрәт Мифтахов авылдашларына биргән киңәшләре белән тәмамланды.
Норлат авылында вәгазь кичәсе
19 гыйнвар 2017 ел 10:42
Соңгы яңалыклар
“Мөхәммәдия”дә читтән торып уку бүлегендә белем алган 51 шәкерткә дипломнар тапшырылды
20 август 2025 ел 15:28
Камил хәзрәт һәм Марат Гатин Диния нәзарәте һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме хезмәттәшлеге турында фикер алышты
20 август 2025 ел 14:23
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


