Буа мөхтәсибәте вәкилләре атна саен бер авылга дини вәгазь белән йөрүне гамәлгә кертте. Кичә ошбу чара Норлат авылында булды. Сүзне беренчеләрдән булып “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов алды. Ул норлатлыларга ислам төшенчәсен бәйнә-бәйнә аңлытып бирде. Фәнис хәзрәт Гайнатуллин мәчетләр каршында уку-укыту белән бәйле мәсьәләләргә төшендерде, авыл халкына дини гыйлемгә омтылырга кирәк икәнлеген ассызыклады. “Хаҗилар” мәчетенең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин вакыт турында вәгазь сөйләде. Чара авыл имамы Равил хәзрәт Мифтахов авылдашларына биргән киңәшләре белән тәмамланды.
Норлат авылында вәгазь кичәсе
19 гыйнвар 2017 ел 10:42
Соңгы яңалыклар
«Ярдәм-Помощь» ГХФ комплексында хөкем ителгән мөселманнар өчен мәгълүмати-агарту материаллары булдыру темасына түгәрәк өстәл узды
19 август 2025 ел 14:00
ТР Мөфтие урынбасары – III Халыкара “РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” форумында
18 август 2025 ел 16:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


