Буа мөхтәсибәте вәкилләре атна саен бер авылга дини вәгазь белән йөрүне гамәлгә кертте. Кичә ошбу чара Норлат авылында булды. Сүзне беренчеләрдән булып “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов алды. Ул норлатлыларга ислам төшенчәсен бәйнә-бәйнә аңлытып бирде. Фәнис хәзрәт Гайнатуллин мәчетләр каршында уку-укыту белән бәйле мәсьәләләргә төшендерде, авыл халкына дини гыйлемгә омтылырга кирәк икәнлеген ассызыклады. “Хаҗилар” мәчетенең икенче имамы Шамил хәзрәт Вәлиуллин вакыт турында вәгазь сөйләде. Чара авыл имамы Равил хәзрәт Мифтахов авылдашларына биргән киңәшләре белән тәмамланды.
Норлат авылында вәгазь кичәсе
19 гыйнвар 2017 ел 10:42
Соңгы яңалыклар
Төзекләндерелгән тарихи Мәчкәрә мәчетендә Татарстан Рәисе катнашында Корбан гаете узды
06 июнь 2025 ел 04:34
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнехановның Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгате
06 июнь 2025 ел 02:00
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


