Чаллы Җәмигъ мәчетендә шушы көннәрдә җәйге төзелеш сезоны башлана. Быелгы сезонда мәчетнең ноль циклын (җир асты өлешен) төзеп бетерү бурычы куела. Ягъни быел 18 млн. 950 мең сумлык эш башкару ниятләнә. 11 майда Чаллы мөхтәсибәтендә имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин катнашында Җәмигъ мәчете төзелешенә финанс ярдәме күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов һәм “Стройтраст” җәмгыяте генераль директоры Раил Миннегалиев шул хактагы килешүгә кул куйдылар. Уел Галим улы әйтүенчә, кышкы чорда төзелешкә әзерлек алып барылган, җитәрлек күләмдә арматуралар сатып алынган, төзелешкә әзерлек буенча тиешле тикшерүләр уздырылган.
Чаллы Җәмигъ мәчетендә төзелеш сезоны башлана
11 май 2017 ел 16:09
Соңгы яңалыклар
Kazanforum-2025-тә: “Казан кулъязма Коръәне 19 мүсхәфнең чагыштырма анализы нигезендә әзерләнде, шуның 15е Исламның беренче гасырларына карый”
16 май 2025 ел 19:11
Мөфти Нәзарәтнең Голәмәләр шурасының яңа ислам банк продуктларын хуплау турындагы карарларын тапшырды
16 май 2025 ел 18:01
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


