Казанда беренчеләрдән булып Татарстан мөслимәләре берлеге башлангычында “Хатын-кызлар иминлек, тынычлык өчен дога кыла” дип исемләнгән акция узды. Башкала мөслимәләре җәмәгать намазына җыелды һәм Татарстанда, Россиядә тынычлык һәм иминлек өчен дога кылды. Беренче акциядә бизнес һәм сәясәт өлкәсендә хезмәт куючы мөслимәләр, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре һәм табибәләр катнашты. Җәмәгать белән дога кылу акциясе ай саен Казанның төрле мәчетләрендә башкарылачак. Киләсе очрашу социаль яктан тагын да күбрәк хатын-кызларны колачлар дип көтелә.
Башкала мөслимәләре “Хатын-кызлар иминлек, тынычлык өчен дога кыла” дип исемләнгән акция башлап җибәрде
25 август 2017 ел 14:52
Соңгы яңалыклар
Татарстан Мөфтие Җиддәдә Ислам дөньясы мәдәният министрларының XIII конференциясендә катнаша
12 февраль 2025 ел 11:01
Алабугада мөселман командалары арасында волейбол буенча республика турниры узды
11 февраль 2025 ел 16:57
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


