Аллаһтан гафу сорау һәм яңа тормыш башлау кичәсе

13 февраль 2025 ел 10:41
Аллаһтан гафу сорау һәм яңа тормыш башлау кичәсе

Шәгъбан аеның 14еннән 15нче төненә туры килгән Бәраәт кичәсе – мөселман календаренда иң изге кичәләрнең берсе. “Бәраәт” сүзе “азат итү” яки “гафу кылу” дигәнне аңлата. Бу кичтә Аллаһы Тәгалә киләсе ел өчен кешеләрнең язмышын хәл итә һәм ихлас күңелдән гафу сораучыларның гөнаһларын гафу итә.

Бу кичне дин кардәшләребез дога кылып, Коръән укып, изге гамәлләр кылып һәм Аллаһны зикер кылып үткәрә. Аллаһтан ярлыкау сорарга, үпкәләткән кешеләрне гафу итәргә, Аллаһның рәхмәтенә ирешүне сорап дога кылырга кирәк.

Бәраәт кичәсе ул – тормышны яңадан башлау мөмкинлеге: калебне пакьләү һәм Аллаһы Тәгалә белән элемтәне ныгыту. Әлеге форсатны кулдан ычкындырмагыз һәм әлеге кичәне гыйбадәттә, уяу булып үткәрегез.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы