Бүген Чистайның мөселман яшьләре берлеге активистлары Татар Ялтаны авылында урнашкан мәктәп-интернатта булды. Хәзер биредә 72 физик мөмкинлеге чикле сабый яши һәм белем ала. Мөселман яшьләре балаларга кызыклы программа тәкъдим иткән. Аерым алганда, балалар хна белән рәсемнәр, төрле кул эшләнмәләре ясарга өйрәнде, аквагрим белән танышты. Студентлар уен формасында робототехника турында аңлатты. Бүләк итеп мөхтәсибәт исеменнән интернатка яңа телевизор һәм баллы бүләкләр бирелде.
Чистай мөселманнары балалар интернатында булды
28 сентябрь 2017 ел 14:00

Соңгы яңалыклар

Чаллыда балалар арасында 26нчы Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
13 декабрь 2024 ел 09:55

Татарстан мөфтияте казые Марат хәзрәт Мәрданшин “Халык фронты. Барысы да җиңү өчен” медале белән бүләкләнде
12 декабрь 2024 ел 16:55

Татарстан мөфтиятенең Хәләл стандарты комитеты Фарсы култыгы илләрендә аккредитация алды
11 декабрь 2024 ел 15:43
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы