Кичә Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәновның район авыллары буенча эшлекле сәфәрләре башланып китте. Беренчеләрдән булып имам-мөхтәсиб Бигүти авылы мәчетендә булды. Мәхәллә халкы белән очрашуда гошер сәдакасы, кыш айларында уку-укытуны оештыру, мәчетнең эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләр күтәрелде. Илмир хәзрәт Мөхәррәм аеның фазыйләтләре хакында үтемле вәгазь дә ирештерде. Имам-мөхтәсиб Илмир хәзрәт Хәсәновның район мәхәлләләренә сәфәрләре апрель аена кадәр дәвам итәчәк һәм күмәк җыелыш белән тәмамланачак.
Буа мөхтәсибе район мәхәлләләре буенча эш сәфәрләре кыла
06 октябрь 2017 ел 08:22

Соңгы яңалыклар

Диния Нәзарәтенең «Зәкят» фонды махсус хәрби операция сугышчылары өчен «тәгәрмәчле» мәчетләргә акча җыюны төгәлләде
25 март 2025 ел 10:32

Фитр сәдакасын кая җибәрергә? Нәзарәтнең «Зәкят» фонды, мохтаҗларга тарату өчен, фитр сәдакасын онлайн кабул итә
25 март 2025 ел 09:53
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы