Зөлхиҗә аеның 6 нчы көнендә (2 июнь) "Татаркино" директоры Миләүшә Айтуганова һәм танылган мәдәният эшлеклесе Рамил Төхфәтуллин Диния нәзарәтендә булды. Кунаклар Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга һәм аның урынбасары, “Хозур” нәшрият йорты генераль директоры Ришат хәзрәт Хәмидуллинга күренекле татар дин галиме, фәлсәфәче һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турындагы нәфис фильм идеясен тәкъдим итте. Мөфти бу башлангычны хуплады һәм фильмны төшерүдә консультацион ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде. Ул шулай ук «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» статусы кысаларындагы чаралар арасында бу проект иң әһәмиятлеләренең берсе була алыр иде дигән фикердә торуын әйтте.
Миләүшә Ләбиб кызы сүзләренчә, “Укытучы” дигән тулы метражлы кинотасманы төшерүдә «Мосфильм» киноконцерны» базасында «Фильм Фьюжн ПРО», РФ Мәдәният министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы кинематография агентлыгы һәм «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет учреждениесе катнаша.
Кунаклар хәбәр иткәнчә, “Укытучы” кинофильмының сюжет нигезенә дин галименең балачагы, үсмер чагы һәм аның галим буларак формалашу еллары ятачак. Фильм Татарстанда – 2025 елның июлендә, Бохарада һәм Сәмәркандта октябрьдә төшерелер дип көтелә.
Мөфти Камил хәзрәт проект авторлары белән Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы, эшчәнлеге һәм хезмәтләре турында мәгълүматлар белән уртаклашты. Ул Шиһабетдин хәзрәтнең бер үк вакытта рухи һәм физик яктан көчле булуын, аның фәнни-дини мирасының ислам илләрендә киң өйрәнелүен һәм югары бәяләнүен әйтте, чит ил галимнәренең бөек татар галиме турындагы хезмәтләре белән танышырга тәкъдим итте.
Кунаклар шулай ук 2025 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын Үзбәкстандагы Сәмәрканд шәһәре йөртүенең символик булуын ассызыкладылар, ә 2026 елда бу статус Казан шәһәренә күчәчәк.