Иртәгә, 27 октябрьдә, Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә дә җомга вәгазьләре туган телне саклауга багышланачак. Вәгазьләр икетеллелекне үстерү һәм халыкта татар телен куллануны популярлаштыру максатыннан укылачак. Минбәрләрдән имамнар туган телне өйрәнү һәм милли кыйммәтләрне саклау әһәмияте турында Ислам күзлегеннән чыгып сөйләячәк. Татарстан Республикасында бүгенге көндә мең ярымнан артык мәчет эшли. Узган атнаны шушы темага җомга вәгазьләре Казанның Галиев һәм “Тынычлык” мәчетләрендә сөйләнде.
Татарстан мәчетләрендә туган телне саклау турында сөйләнәчәк
25 октябрь 2017 ел 15:53
Соңгы яңалыклар
Нәзарәтнең онлайн-мәдрәсәсендә бөтен дөнья буенча 137 000 гә якын кеше белем алды
23 гыйнвар 2025 ел 10:00
2024нче елда Darul-Kutub.com онлайн-китапханәсе фонды “яңа” 230 борынгы китапка баеды
22 гыйнвар 2025 ел 12:26
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


