Иртәгә Чистай мөхтәсибәте башлангычы белән шәһәр мәчетләрендә “Туган тел” дип исемләнгән флешмоб узачак. Татар әдәбиятының классик шагыйре Габдулла Тукайның “Туган тел” шигырен коллектив рәвештә укып, җирле мөселманнар республикабыз мәктәпләрендә татар телен укыту мәсьәләсенә карата үз карашын белдерәчәк. Флешмоб татар телен саклап калу темасына узачак фикер алышудан соң булачак. Исегезгә төшерәбез, иртәгә Татарстан мәчетләрендә җомга вәгазьләре татар телен саклау мәсьәләләренә багышланачак. Тел халык мирасының рухи-мәдәни өлеше буларак каралачак.
Чистайда "Туган тел" дип исемләнгән флешмоб узачак
26 октябрь 2017 ел 11:17
Соңгы яңалыклар
Тәлгат Таҗетдин Мөфти Камил хәзрәтне Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең «Иман һәм намус» ордены белән бүләкләде
20 ноябрь 2025 ел 14:38
Казанда “Хәләл” стандартларының бизнес өчен үсеш мөмкинлекләре һәм кулланучылар өчен сыйфат гарантиясе була алуы хакында фикер алышачаклар
20 ноябрь 2025 ел 12:08
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы


