Бүген Казанның Галиев мәчетендә Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсенең мөфтие һәм татар милли-мәдәни автономия рәисе Фәрит Госман улы Ляпин белән очрашты. Әңгәмә барышында Татарстан мөфтие республикабызның дини эшчәнлек алып баруда көчле булуын, милли мәсьәләләрдән – татар телендә укыту, мөфтияттә телне үстерүгә зур әһәмият бирелүен белдерде. Шулай ук ислам динендә фундаменталь хезмәт – имам Әбу Мансур әл-Матуридиның “Китаб әт-тәүхид” хезмәте беренче тапкыр рус телендә чыгарылу турында әйтте. Дөньядагы барлык стандартларны күздә тотып, Коръәннең “Казан басма”сы күп тираж белән басылып чыгу, дин нигезләрен өйрәнә башлаучылар өчен “Ислам дине нигезләре” әсбабы таратылып, мөселман кардәшләребезнең шатлыгы белән уртаклашты. Камил хәзрәт нәзарәтнең “Хозур” нәшриятында басылган әлеге һәм башка китапларны Иваново өлкәсе мөфтиенә бүләк итте. Шулай ук интернет аша тыңлап була торган “Азан” радиосы, тиздән ачылачак беренче мөселман телевидениесе турында сөйләде. Фәрит Госман улының татар теленең киләчәге мәсьәләсе буенча борчылуларына җавап итеп, озакламый Казан мәчетләрендә эшли башлаячак татар теле курслары хакында җиткерде.
Камил хәзрәт Иваново өлкәсе мөфтие белән очрашты
30 ноябрь 2017 ел 14:59
Соңгы яңалыклар

Татарстанның Лаеш мөхтәсибәте, Державино авылы мәчетендә «Ислам. Беренче адымнар» курслары башланды
29 ноябрь 2024 ел 14:39

Казанда “Абыстайлар дөньясы: үткәне һәм бүгенгесе” дип аталган түгәрәк өстәл узды
29 ноябрь 2024 ел 13:25

«Хозур» нәшрият йортында Мөхлисә Бубиның юбилее хөрмәтенә аның абыйсы Гобәйдулла Бубиның китабы басылды
27 ноябрь 2024 ел 15:37
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы