ТР Мөселман хатын-кызлар берлегенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге һәм Татарстан мөселман хатын-кызлары берлеге гүзәл затларны ярминкәгә чакыра. Казанның танылган ханымнары очсыз бәядән үз кием-салымнарын сатачак.
Ярминкә якшәмбе көнне 23 февральдә көндезге 12:00 дән кичке 18:00 гә кадәр Казан шәһәре, Университет урамы, 22 йортта урнашкан "Наполетано" кафесында узачак. Чарада шулай ук хәләл продукция сату оештырылачак һәм тәмләп чәй эчәргә мөмкин булачак.