Теlegram иске татар телендә дә “сөйләшә”
11 декабрь 2017 ел 08:50
ТР Диния Нәзарәте яңа башлангычын тәкъдим итә: Telegram-да иске татар телендә яңа канал булдырылды. Ресурс фәнни-дини аудиториягә, студент-шәкертләр һәм татар әдәби теле тарихы белән мавыгучылар өчен кызыклы булачак. Канал үз укучыларын аятьләр, хәдисләр, татар галимнәренең хезмәтләре кебек дини һәм дөньяви характердагы иске татар телендәге XIV-XX гасыр язма әдәбият үрнәкләре белән таныштырачак. Ресурста текстлар мөстәкыйль рәвештә өйрәнү максатыннан урнаштырыла. Гарәп графикасындагы текстларны уку гарәп һәм фарсы телләренә күнегүне дә җиңеләйтәчәк. Каналга @kadimca адресы буенча язылырга мөмкин.
Соңгы яңалыклар
02 август 2025 ел 18:31
01 август 2025 ел 15:30
31 июль 2025 ел 16:37
31 июль 2025 ел 10:47