Бүген Арча җәмигъ мәчетендә район имамнарының гыйлем дәрәҗәсен билгеләү бәйгесе уза. 4 турдан торган сынауда Саба, Әтнә, Теләче мөхтәсибәтләреннән килгән хәзрәтләр дә көч сыныячак. Татарстан Мөфтиятенең фән һәм мәгариф бүлеге белгечләре имамнарның белемнәрен Коръән уку, намаз фазыйләтләрен белү, зикерләрнең мәгнәсен һәм язылышларын тасвирлау буенча бәялиячәк. Иң югары гыйлемле дип табылган имамнар Арча районы кубогын кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк.
“Белемле меңне егар”: Арчада имамнар гыйлемлелектә ярыша
01 март 2018 ел 09:11

Соңгы яңалыклар

Мөфти һәм Росгвардиянең Татарстан буенча Идарәсе башлыгы үзара хезмәттәшлек буенча планнар турында фикер алыштылар
28 март 2025 ел 16:33

Мәрҗани мәчетендә Халыкара Әл-Кодүс көнен билгеләп үттеләр һәм Газзәдәге дин кардәшләр өчен дога кылдылар
28 март 2025 ел 15:16

Камил хәзрәт Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков белән очрашты
28 март 2025 ел 10:45
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы