Түбән Новгородта узган “Карашлар бердәмлеге һәм традицияләрнең күптөрлелеге нигезендә хәзерге Россиядә дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләр үсеше” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция кысаларында Татарстан мөфтие, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Камил хәзрәт Сәмигуллин Түбән Новгород дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Андрей Лапшин белән очрашты. Әңгәмә барышында Андрей Александрович югары уку йортының регионда конфессияара мөнәсәбәтләрне яхшырту өстендәге эшчәнлеге белән таныштырды. Мөфти исә аңа яшьләр арасында экстремизмга каршы алып барылган башлангычлары өчен рәхмәт белдерде һәм Нәзарәтнең, шулай ук Татарстандагы дини уку йортларының яшь буынны ватанпәрвәрлек һәм күпмилләтлелек шартларында толерантлык рухында тәрбияләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Камил хәзрәт Түбән Новгородның архитектура университеты ректоры белән очрашты
28 март 2018 ел 18:50

Соңгы яңалыклар

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Корбан бәйрәме көннәрендә 500 аз керемле гаиләне корбан ите белән тәэмин итәчәк
07 июнь 2025 ел 12:41

Корбан бәйрәме паркларда һәм стадионнарда: Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларда гаетне шәһәркүләм бәйрәмнәр дәвам итә
06 июнь 2025 ел 17:06
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы