Нәзарәт мөхтәсибәтләрендә актив рәвештә гошер сәдәкасы җыялар һәм мохтаҗларга тараталар

15 сентябрь 2025 ел 14:17
Нәзарәт мөхтәсибәтләрендә актив рәвештә гошер сәдәкасы җыялар һәм мохтаҗларга тараталар

Татарстанда Нәзарәт мөхтәсибәтләрендә актив рәвештә гошер сәдәкасын җыю һәм аны мохтаҗларга тарату кампаниясе дәвам итә. Билгеле булганча, быел 20 сентябрь Гошер көне итеп игълан ителде.

Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә.

Һәркем, үз бакчасында үстереп, җыеп алган уңышның бер өлешен  республика районнары һәм шәһәрләрендәге үзәк мәчетләргә китерә ала. Мәчетләрдә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. кабул ителә. Аннан азык-төлек оешкан рәвештә аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшырыла. 

Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Хәйрия кампаниясендә катнашырга яки азык-төлек ярдәме алырга теләүче казанлылар фондка (843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. Азык-төлек хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә, мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.), шулай ук турыдан-туры урыннардагы мохтаҗ гаиләләргә тапшырыла. Фондта 1000 нән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора: аз керемле, мохтаҗ, күпбалалы, тулы булмаган һәм авыру балалар тәрбияләүче гаиләләрнең барысы да гошер сәдәкасы җыю кампаниясе кысаларында азык-төлекләтә ярдәм алачак. 

Шулай итеп, Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе вакытында 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5, 2020 елда – 1000 тоннага якын, 2021 елда – 577,33 тонна, 2022 елда – 1377,34 тонна, 2023 елда – 827 тонна, 2024 елда 968 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы